Саба районында шәхси хуҗалык сараенда янгын чыккан

Мичкә кызу ягу сәбәпле, түбәнең агач корылмасына ут каба.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). 5 ноябрьдә Саба районы Шәмәрдән авылында төнге 12 сәгать тирәсендә шәхси хуҗалык сараенда янгын чыкты. Сәбәбе — мичнең чорма өлеше асбест торба белән чыгарылган, кирпечтән төрелмәгән була. Нәтиҗәдә мичкә кызу ягудан түбәнең агач конструкциясенә ут каба. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Күршеләре күреп калуы аркасында гына янгын вакытында сүндерелә. Саба һәм Теләче районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин ешайган янгыннарга аңлатма бирә.

«Соңгы вакытта районда янгын очраклары ешаюы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган куркыныч факт. Ут чыгу нигезендә кеше факторы яту аеруча сагайта. Салкынайткач, газ мичләрен көчлерәк режимда тотканда, мунчаларга артык кызу итеп якканда куркыныч тагын да арта», — ди ул.

Галимуллин электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш приборларын, газ плитәләрен, янучы мичләрне караучысыз калдырмаска, төзеклеген даими тикшереп торырга, җитештерү объектларында электр щитлары астында чүп-чар тотмаска кирәклеген искә төшерә.

«Иң зур әзерлек үзебездә, үз башыбызда булсын, һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен иде», — ди ул.