Кукмарада автоинспекторлар тонировкалы автомобильләрне ачыклау өчен рейд уздырды

Рейд нәтиҗәләре буенча Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның бер очрагы ачыкланды.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт Даны», Эльвира Мөбәрәкшина). Кукмарада автоинспекторлар автомобильләрнең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләрен кара элпә белән каплаган шоферларны ачыклау максатыннан рейд уздырды. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

«5 ноябрьдә 13.00-16.00 сәгатьләрдә ЮХИДИ инспекторлары рейд уздырды. Әлеге чара тиешле кагыйдәләрне бозып, автомобильләренең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләрен кара элпә белән каплаган шоферларны ачыклау максатында оештырылды», — дип хәбәр иттеләр бүлекчәдә.

Рейд барышында Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның бер очрагы ачыкланды.

ЮХИДИ искәртүенчә, автомобильнең алгы, алгы ян-як тәрәзәләрен каралткан өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, шофер урында ук машинасын тиешле тәртипкә китерергә тиеш. Кабатланган очракта, мең сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яный, диелә хәбәрдә.