Казан полиция хезмәткәрләре машина яндыручыны тоткарлаган

Барлыгы 478 мең зыян салынган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Дәрвишләр бистәсе полиция хезмәткәрләре машина яндыручыны тоткарлаган. 32 яшьлек ир-ат өч машина яндыруда гаепләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы 478 мең зыян салынган.

Җинаять 20 һәм 28 октябрь көннәрендә эшләнелгән. Машиналарны яндыручы әлеге машиналардан кесә телефоны һәм автоаккмулятор урлаган булган. Шуңа күрә җинаять эзен югалту өчен, аларны яндырган. Бу хакта җинаятьче үзе сөйләгән.