Татарстан табиблары күзенә сөяк кергән кызны коткарып калган

Баланың күз алмасын саклап калу өчен табиблар өч сәгатьтән артык көрәшкән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлеге бәхетсезлек очрагы апалы-сеңелле ике кыз уйнаганда килеп чыккан. Сеңлесе шаярып апасына тавык сөяге ыргыта, ә аның очлы ягы баланың күзенә кадала. Кыз сөякне үзе тартып ала һәм күз алмасына баса, шуның аркасында күзнең структурасына тулысынча зыян килә.

«Бу җәрәхәт бик җитди, пациентның күз алмасын саклап калу өчен өч сәгатьтән артык көрәштек. Үткен предмет күзнең мөгезкатлавын һәм склерын бик нык яралаган иде», — дип сөйләде табиб-офтальмолог Илнур Зимнуров.

Республика балалар клиник хастаханәсендә сөйләүләренчә, табиблар күзне яңадан «җыеп» бик зур эш башкарган. Катлаулы булуына да карамастан, операция проблемасыз гына үткән. Бала тернәкләнү процедуралары узган вакытта, табиблар Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп, алга таба дәвалау тактикаларына төзәтмәләр кертү турында сөйләшкән. Баланың күзе күрә алачагына шанс бар, диелә хәбәрдә.

Ике атнадан соң Мәскәү табиблары баланың күзенә мөгезкатлау күчереп утырткан. ДРКБ табиблары баланың әти-әнисе белән һәрдаим элемтәдә була.

«Күз күреме буенча фаразлар бирү авыр, әмма өмет бар. Беренче чиратта, бу һәр адымны бик тиз һәм профессиональ эшләү аркасында мөмкин булды, моның өчен коллегаларга рәхмәт. Әти-әнисенең дөрес мөнәсәбәте балага да, безгә дә бик ярдәм итте. Алар табибларга үз эшләрен эшләргә комачауламады һәм барлык киңәшләрне дә төгәл үтәп барды. Мөгезкатлауны күчереп утырткач, баланы өенә чыгардык. Җәрәхәтләнгән күздә аз булса да визуализация бар», — диде Илнур Зимнуров.