Суд Тикшерү комитеты бүлеген талаган кешеләрнең берсен кулга алды

Суд Руслан Нургалиевны 4 декабрьгә кадәр СИЗОГа җибәрде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы суды Татарстан Тикшерү комитеты бүлеген талаган кешеләрнең берсен кулга алды.

Җинаятьтә барлыгы биш кеше катнашкан, аларның берсе — Руслан Нургалиев. Бүген аңа җәза билгеләделәр. Егет үзенең гаебен таныды, яшәгән урыныннан китмәү турында рөхсәт бирүләрен үтенде.

Бүген тикшерү аны ике айга сак астына алу турында ходатайство ясады. Прокуратура әлеге ходатайствоны хуплады.

Суд Руслан Нургалиевны 4 декабрьгә кадәр СИЗОГа җибәрде.

Казанда Тикшерү комитеты бүлеген узган ялларда таладылар. Битлек кигән караклар Татарстанның Тикшерү комитеты бинасына кергән һәм җинаять эше буенча дәлил — 15 млн чамасы акча сакланган сейфны алып чыккан.  

Дүрт җинаятьченең өчесе Әлмәттә, һәрберсе үз өендә тоткарланган. Алар барысы да күрсәтмәләр биргән, бүген һәммәсенә дә җәза сайланды.

Дүртенче каракны һаман да эзлиләр, ул акчаны үзе белән алып качкан.  

Җинаятьне Татарстан буенча Тикшерү комитетында тикшерүче-криминалист булып эшләүче 36 яшьлек Марат Шакиров оештырган. Ул Татарстаннан китәргә җыенганда кулга алынды. Хәзер шулай ук Шакировка да җәза билгелиләр.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Тикшерү комитеты бүлеге сейфыннан җинаять эше материалларын һәм 15 млн сум чамасы акча урлауларын хәбәр иткән иде.

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин әлеге тикшерү эшен шәхси контроленә алды.