Автоинспекторлар Казандагы авариядән соң шоферны реанимацияләгән

Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полиция бүлегенә Казанның Оренбург трактындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. Чакыру буенча килгән ЮХИДИ инспекторлары – полиция лейтенантлары Андрей Рыбин һәм Илгиз Ходов Nissan автомобиле йөртүчесенең машина салонында аңсыз ятуын күреп алган.

Полицейскийлар 63 яшьлек ир-атка реанимация ясагач, ул аңына килгән, йөрәге тибә һәм сулый башлаган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар.