Алтан бистәсендә җирне үзләштерү буенча җинаять эше ачылган

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә эшләүче билгесез кешегә карата вазифаи вәкаләтләрен арттырган өчен җинаять эше кузгатылды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Алтан бистәсендә агачларны кисеп, җир үзләштергәннән соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2015 елда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсендә эшләүче билгесез кеше Алтан бистәсендәге җир кишәрлекләрен законсыз рәвештә сатуга куйган. Сүз чокырдагы каенлык турында бара. Ул әйләнә-тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны булган. Алты җир кишәрлеге шәһәр милке булып санала һәм шәхси торак төзелеше өчен каралмаган.

Каеннарны кискәннәр, чокырга төзелеш чүбе ташыганнар. Чистартылган урында төзелеш эшләре бара.

Гомумроссия халык фронты активистлары Казан Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән. Тикшерүдән соң хокук бозу факты ачыкланган. Башкарма комитет Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсенә хат юллаган.

«Вазифаи вәкаләтләрне арттыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.