Татарстанда трактор белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе имгәнгән

Авария бүген иртән Саба районында Сатыш авылы янында булган.
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда җиденче модельле “Жигули” машинасы трактор белән бәрелешкән. Шуннан соң имгәнгән йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шаһитлардан белде."Иртән "җиделе" машинасы Сатыш авылы янында прицеплы тракторга килеп бәрелде. Авариядә җиңел машинага җитди зыян килде – аның кузовының алгы өлеше тулысынча диярлек җимерелде”, – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.Авария нәтиҗәсендә "классикка” шоферы төрле тән җәрәхәтләре ала. Аны хастаханәгә илтәләр.