Питрәч районында ике машина бәрелешү аркасында 23 яшьлек егетнең гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген Питрәч – Янсуар юлында килеп чыккан.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Питрәч районында ике җиңел машина бәрелешү аркасында 23 яшьлек егетнең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына Питрәч – Янсуар юлында Иске Йорт бистәсе янында “Дэу Джентра” һәм 12 модельле “Лада” машиналары бәрелешү турында хәбәр алынган. Бәрелешүдән “Дэу Джентра” машинасы юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәт аркасында  “Дэу Джентра”ның 23 яшьлек пассажиры һәлак булган, 21 яшьлек машина йөртүче бәрелеп зыян күргән.

Һәлакәт урынында 126 нчы янгын сүндерү-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән.