Менделеевск районында исерек машина йөртүче аркасында кеше гомере өзелгән

Алабуга – Ижевск юлының 12 нче чакрымында җиңел автомобиль йөк машинасына килеп бәрелгән.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Менделеевск районында аек булмаган машина йөртүче идарәне югалтып, йөк машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында 28 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Алабуга – Ижевск юлының 12 нче чакрымында, Мунайка авылы тирәсендә, “Лифан” автомобиленең аек булмаган йөртүчесе идарәне югалтып, "Айвеко” йөк машинасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте арасында, җиңел машинаның  28 яшьлек  пассажиры урында ук үлгән, ә 24 яшьлек йөртүче тән җәрәхәтләр алган, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.