news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирен үтергән өчен Түбән Камада яшәүче хатын-кыз биш елга колониягә озатыла

Суд 51 яшьлек хатын-кызга иң түбән җәзаны билгеләде.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Ирен үтергән өчен Түбән Камада яшәүче бер хатын 5 елга колониягә озатыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек хатын ире белән ызгышкан вакытта аның күкрәгенә пычак белән кадавы ачыкланган. Ир шунда ук җан биргән.

Суд йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, хатын-кызны 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100