Зәй районы авылларында урлашу очраклары теркәлгән

Җинаять эше ачылган, урланган әйберләр хуҗаларына кайтарылган.

(Зәй, 7 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй районы авылларында да урлашу очраклары булып тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

3 августта эчке эшләр бүлегенә бер авыл җирлегендә яшәүче ике кеше йортларыннан билгесез кешеләрнең әйберләрен урлав

Оператив эзләү эшләре барышында әлеге җинаятьне кылучы 19 яшьлек өч Зәй кешесе “кайнар эз”дән тоткарлана. Аларга карата җинаять эше ачылган, урланган әйберләр хуҗаларына кайтарылган.