Әлмәт районында юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән

Авария бүген иртән Түбән Мактамадан ерак түгел Казан – Оренбург трассасында булган.

((Казан, 7 август, "Татар-информ"). Әлмәт районында ике җиңел автомобиль бәрелешкәндә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

"Авария бүген иртәнге бишенче яртылар тирәсендә булган. Түбән Мактамадан ерак түгел Казан – Оренбург трассасында "Лада Ларгус" һәм 12нче модель "Лада" бәрелешкән", - дип сөйләде шаһитлар.

Авария нәтиҗәсендә, 12нче "Лада" машина йөртүчесе, шулай ук "Ларгус"ның шоферы һәм биш пассажир хастаханәгә эләккән. Зыян күрүчеләрне Әлмәткә "Татнефть" Медсанчастенә китергәннәр.

Тулырак мәгълүмат ачыклана.