news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Дәрвишләр бистәсендә күлдә бер ир-ат батып үлгән

Водолазлар 35 яшьлек Казан кешесенең мәетен яр буеннан 10 метр эчтәрәк күл төбендә табып алган.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Дәрвишләр бистәсендә күлдә бер ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичке сигезләр тирәсендә 112 бердәм номерына Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә 35 яшьлек ир-атның батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атның мәетен яр буеннан 10 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән табып алган һәм яр буена алып чыккан. Хәзер полицейскийлар алдында әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100