Әлмәт районында ике яше тулмаган сабый өченче каттан егылып төшкән

Бала әбисе белән калган булган

 (Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Бу хәл Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә була. Ике яше дә тулмаган кызчыкны фатирда әбисе белән калдырган булганнар. Әби керләр юган да, аларны эләргә дип, урамга чыгып киткән. Бала тәрәзә төбенә менеп әбисен карамакчы булган. Әмма ачык тәрәзәдәге москит челтәр бала авырлыгына түзмәгән. Шулай итеп, бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Авыр имгәнүләргә дучар булса да, бәхеткә, сабый исән. Аны ашыгыч рәвештә Лениногорск хастаханәсенә алып киткәннәр, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.