Төнлә Казанда җиңел машина коймага килеп бәрелгән, йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Авария бүген төнге икеләр тирәсендә Чуйков урамында булган.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте бүген төнге икеләр тирәсендә Чуйков урамында булган. «Лада» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе, идарәсен югалтып, юлдан читкә чыккан һәм коймага килеп бәрелгән.

«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ның йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажир зыян күргән. Табиблар кызга беренче ярдәм күрсәткәннән соң өенә кайтарып җибәргән. Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.