Татарстанда контрафакт медицина саклану чараларын саткан өчен җинаять эше кузгаттылар

Хокук саклаучылар эреткеч матдә сыйфатында тәкъдим ителгән 30 мең литр этил спиртын сатуга чик куйган.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда контрафакт медицина саклау чараларын саткан өчен яңа җинаять эше кузгатылган. Әлеге очракта сүз этил спирты сату турында бара. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, Татарстанда көн саен Covid-19 инфекциясеннән антисептик, саклагыч битлекләр һәм башка сертификацияләнмәгән саклану чаралары әйләнешенә контроль алып барыла.

«Татарстанда этил спиртын законсыз сату факты буенча чираттагы җинаять эше кузгатылды. Эш сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина эшләнмәләре, биологик актив өстәмәләр әйләнеше билгеләре буенча кузгатылган. Биредә 500 меңнән 2 млн сумга кадәр штраф белән 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган», - дип сөйләде Галимова.

Ул апрель урталарында полицейскийларның документлар буенча 30 мең литр эреткеч матдә ташыган йөк машинасын тоткарлавын әйтте. Тикшерү барышында ялган кәгазьләр нигезендә эреткеч матдә рәвешендә этил спиртын сату алып барылуы ачыкланган.