Казандагы подстанциядә авария сәбәпле, 9 мең кеше яши торган йортларда ут беткән

Шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарындагы йортларның бер өлешендә ут беткән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казандагы бер подстанциядә авария булу сәбәпле 9 мең кеше утсыз калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 17.00 сәгатьтә Казанның «Ленинская» подстанциясендә авария килеп чыгу аркасында шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарындагы йортларның бер өлешендә ут беткән.

Урында район электр челтәрләренең авария бригадасы эшли.