Казанда фатирда чыккан янгын җиһазларны юк иткән

Янгын Рауис Гәрәев урамындагы йортның җиденче катындагы фатирда чыккан.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда фатирда чыккан янгын җиһазларны һәм әйберләрне юк иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 12.07 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Рауис Гәрәев урамындагы 111/1 номерлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

Утның җиденче каттагы фатирда чыгуы, язу өстәле һәм кайбер башка әйберләр януы ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндерә алган. Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил итә. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.