Казанда пенсионер әбине бәрдергән шофер шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте узган елның сентябрь ахырында Ибраһимов проспектында булды.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанда 78 яшьлек әбине бәрдергән «Фольксваген» автомобиленең 59 яшьлек йөртүчесен ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Олеся Соколова хәбәр итте.

«Судта ачыкланганча, узган елның 28 сентябрендә кичен «Фольксваген» автомобиленең 59 яшьлек йөртүчесе Ибраһимов проспекты буйлап Гагарин урамына таба хәрәкәт иткән. Ул тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган 78 яшьлек әбине бәрдергән», - диде Олеся Соколова.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, ул шунда берничә көннән соң үлгән.

Машина йөртүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд ир-атны шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, аның ике елга машина йөртү таныклыгын да алдылар.