Республика урман фондында 19 янгын теркәлгән, 25,8 гектар гомуми мәйданда урман янган

Татарстанда 150дән артык янгын чыккан, шунда 14 кеше үлгән

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Җәйге җылы сезон башлану белән, хуҗалыкларда бакча һәм каралты-куралар тирәсендә чүп-чар, коры үлән яндыру ешая, нәтиҗәдә, контрольдан чыккан ут йорт-җиргә каба, хәтта урманнарда янгын чыгуга китерә.

ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 5 майга алынган мәгълүматларга караганда, янгын куркынычын бермә-бер арттырган җылы көннәр башланганнан бирле, республикада 150дән артык шундый очрак теркәлгән, янгын 14 кешенең гомерен өзгән, 180 бакча йорты янып беткән. Шул рәвешле, янгын кимендә 3 млн. сумлык зыян салган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 6 майга кадәр республика урман фондында 19 янгын теркәлгән, ут теле 25,8 гектар гомуми мәйданда урманнарны «ялап» алган. Бу янгыннарның чыгу сәбәбе, нигездә, халыкның үз каралты-кураларында һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дорфа бозуга, авыл хуҗалыгы җирләрендә иске үләннәргә ут төртеп, аны контрольсез калдыруга бәйле.

Хәзерге вакытта республиканың урман фондын барлыгы 415 дәүләт урман испекторыннан, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының  әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсенең районара бүлеге һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән торган 140 мобиль төркем контрольда тота. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында янгын буенча җаваплы затлар тәүлек әйләнәсе кизү тора.