Казанда яшәүче әби күп катлы йорт фатирында чыккан янгында һәлак булган

Ломжа урамындагы йорт фатирларының берсендә җиһаз һәм әйберләр янган.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Совет районы Ломжа урамындагы күп катлы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын турында хәбәр төнлә 101нче янгын сагы номеры буенча алынган. Өч минуттан янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җитә. Сигезенче каттагы фатирда ике квадрат  метр мәйданда төрле әйберләр һәм җиһаз янган.

Янгынны сүндергән вакытта 74 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапканнар. Тиздән янгын тулысынча сүндерелгән. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана.