Караклар Әлки төбәгендә авыл кибетен басканнар

Эзләрен яшерү өчен, идәнгә он таратканнар

  (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Төнге караклар Иске Салмандагы азык-төлек кибетен басканнар, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Угрылар кибеттән чәй, сигарет, ашамлыклар алып чыкканнар. Капчыгын ачып, идәнгә он таратканнар - эзләрен яшерү өчен булса кирәк. Урланган товар бәясе 50 мең сумнан артып китә. Полиция хезмәткәрләре хәзер каракларны эзләү белән мәшгуль.