Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җиңел машина һәм такси бәрелешкәч, биш кеше имгәнгән
Кичә иртән республиканың Арча районында ике «Лада» машинасы катнашында авария булган.
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республиканың Арча районында Яңа Кенәр — Шурабаш юлында унберенче яртылар тирәсендә авария булган. Биредә җиңел машина һәм такси бәрелешкән, биш кеше зыян күргән
«Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, «Лада Гранта» һәм «Лада Ларгус» (такси) бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике машина да юл читенә төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук таксидагы дүрт пассажир зыян күргән. «Лада Гранта» хуҗасы аягы һәм иңбашы нык авыртуга зарланган, шулай ук боты яраланган. Икенче машинаның 63-65 яшьләрдәге йөртүчесе кулын нык җәрәхәтли һәм күкрәге авыртуга зарлана.
«Пассажирларның берсе — 60 яшьлек хатын-кызның аягы сынган һәм иңбашы имгәнгән. Тагын бер пассажир хатын-кызны һәм 10-12 яшьлек кызны ашыгыч ярдәм табиблары шулай ук хастаханәгә алып китте», — диде агентлыкка вакыйга шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз