420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). 8 Март алдыннан Казанда яшәүче хатын-кызлар Росгвардия спецназыннан чәчәкләр алды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау өчен росгвардиячеләр махсус экипировка киделәр. Ир-атларның шәһәр урамнарында формада пәйда булуы хатын-кызларны куркытса да, сугышчылар кулында чәчәк бәйләмнәрен күреп, гүзәл затлар йөзендә елмаю балкыды.
Шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар әйтүенчә, чын спецназчы кулыннан чәчәк бәйләме алу алар өчен күңелле сюрприз булган.
Шулай ук Росгвардия хезмәткәрләре хезмәттәшләре булган хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән гадәти булмаган алымда котлады. Ведомство бинасы янында аккордеон көйләренә росгвардиячеләр һәр гүзәл затка чәчәк бәйләме тапшырды.