Казанда эшчеләре һәлак булган төзелеш компаниясе башлыгы тоткарланды

Фаҗига пәнҗешәмбе, 5 март көнне, Ершов урамындагы төзелештә кичке алтылар тирәсендә булган.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда эшчеләре төзелештә күтәрткечтән егылып төшеп һәлак булган төзелеш компаниясе башлыгы тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итте.

«Казан фасады» төзелеш компаниясе фирмасының 39 яшьлек җитәкчесе төзелеш эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда шикләнелә. Компания башлыгы үз гаебен танымаган.

Якын арада төзелеш фирмасы директорына чик кую чарасы билгеләнәчәк.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Татар-информ» 5 март кичендә Ершов урамындагы ун катлы йорт төзелешендә биш эшче утырган күтәрткеч өзелүе хакында хәбәр иткән иде. Ике төзүче шунда ук һәлак була. Өченче эшченең гомере хастаханәдә өзелә. Әлеге факт буенча «Төзелеш эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.