Казанда, түбәдән кар төшеп, чит ил автомобиленең тәрәзәсен ваткан

Гадәттән тыш хәл кичә Академик Глушко урамындагы бер йортның ишегалдында булган.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казанда, түбәдән кар төшеп, чит ил автомобиленең тәрәзәсен ваткан. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шул урында төшерелгән фотолар урнаштырган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәл кичә Академик Глушко урамындагы бер йортның ишегалдында булган.

Фотолардан күренгәнчә, зур кар кисәге чит ил автомобиленең түбәсен изгән һәм алгы тәрәзәсен коеп төшергән. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.