Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттәге бер кибеттә битлек кимәүче ир-атны тоткарлау мизгеле видеога эләккән
Тәртип бозучыны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә таралган видеода полиция хезмәткәрләренең Әлмәт шәһәрендә бер ир-атны тоткарлавы сурәтләнгән.
«Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл узган якшәмбедә Әлмәттәге бер кибеттә булган.
Полиция хезмәткәрләре кибеттә битлек кимәгән бер ир-атны күреп алган. Аңа берничә тапкыр кисәтү ясаганнар һәм битлек кияргә кушканнар, әмма ул тәртип сакчыларының таләбен үтәмәгән һәм аларга каршылык күрсәткән.
Тәртип бозучыны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. Аңа карата «Гадәттән тыш хәл вакытында яки шундый хәл барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» һәм «Полиция хезмәткәре таләпләрен үтәмәү» дигән маддәләр буенча ике беркетмә төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз