news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвай бәрдергән кыз үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, эшне тикшерү дәвам итә.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда 11 яшьлек кызны трамвай бәрдергәннән соң «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда кыз баланы трамвай бәрдерүе турында хәбәр иткән иде. Юл-транспорт һәлакәте мизгеле видеога эләккән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100