Казанда массаж салонында эшләүче 19 яшьлек кыз үлгән

Яшь кызны Декабристлар урамындагы эротик-массаж салонында үле килеш тапканнар.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Казанда массаж салонының 19 яшьлек хезмәткәре үлеменнән соң тикшерү башланган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.Бүген социаль челтәрләрдә Казанда Декабристлар урамындагы эротик-массаж салоны хезмәткәренең үле килеш табылуы турында мәгълүмат таралды.Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кызның Удмуртиядән акча эшләргә килгәнлеге турында әйткән. Алар мәгълүматы буенча, кызда көч кулланып үтерү билгеләре булмаган.