ТРда тимер юл аша чыгу урынында барлыкка килгән гадәттән тыш хәл 11 пассажир һәм 39 йөк поездының тоткарлануына сәбәп булган

Тикшерүгә кадәрге эшләрнең барышын Татарстан транспорт прокуратурасы күзәтә

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Куркачи – Бирюли тимер юл аша чыгу урынында “Газель” белән поездның бәрелүе 11 пассажир һәм 39 йөк поездының тоткарлануына сәбәп булган. Хәзерге вакытта хәрәкәт ике юнәлештә дә җайланган, дип хәбәр итте “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуратурасы вәкиле.

Аның сүзләренчә, тикшерүгә кадәрге эшләрнең барышын Татарстан транспорт прокуратурасы үз контроленә алган. Һәлакәт нәтиҗәсендә “Газель” йөртүчесе – 1983 нче елда туган Виталий Александр улы Русинов, һәм ике пассажир - 1965 нче елда туган ана Гүзәл Хәмит кызы Гатауллина һәм 1991 нче елда туган кызы Алия Юлдаш кызы Гатауллина һәлак булган.

Алдагы мәгълүматлар буенча, һәлакәтнең сәбәбе - “Газель” машинасының тимер юл аркылы чыгу урыныннан, светофорның кызыл утына карамастан, хәрәкәт итүе.