Светофорның кызыл утына карамастан, хәрәкәт итү – ТРда “Газель” белән поездның бәрелүенә төп аңлатма

Ике һәлак булган хатын-кыз туганнар булган

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Татарстанда иртән сәгать 4.53 Куркачи – Бирюли арасындагы 831-нче километрда юл һәлакәтенең төп версиясе - “Газель” машинасының тимер юл аркылы чыгу урыныннан, светофорның кызыл утына карамастан, хәрәкәт итүе. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия ТК Идел буе ТИ хәбәр иттеләр.

“Поезд йөртүче ашыгыч рәвештә тормозга баскан, ләкин күптонналы составны туктатырга өлгермәгән. Поезд автомобильне якынча 400 м өстерәп барган. Тикшерүчеләр поезд йөртүченең гамәлләренә бәя бирәчәкләр. Әгәр дә җинаять эше билгеләре табылса, җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә хәл ителәчәк. Әгәр дә алар табылмаса, материал транспорт полициясенә җибәреләчәк”, - дип әйтте әңгәмәдәш.

Аның сүзләренчә, үлгәннәр туганнар булганнар – 1965 нче елда туган ана һәм 1991 нче елда туган кызы. “Газель” йөртүче - 1983 нче елда туган.

Автомобиль “Бирюли” ЯАҖ зверосовхозының иртәнге смена эшчеләрен алып бара торган булган.

Һәлакәт урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк.