Видео: Югары Ослан районында вертолет һәлакәтеннән

Бүген иртән «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте янында вертолет һәлакәткә юлыккан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Югары Ослан районында вертолет һәлакәтеннән видео пәйда булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: Бүген иртән «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте янында вертолет һәлакәткә юлыккан. Бер кешенең гомере өзелә.