Тайфун аркасында, Вьетнамның меңнән артык истәлекле урыны су астында калган

Ачык һавадагы шәһәр-музей, илнең "энҗе"се һәм ЮНЭСКО объекты булган Хайанны су баскан.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Тайфун аркасында, Вьетнамның меңнән артык истәлекле урыны су астында калган. Хәзер аларны акваланг белән генә карарга мөмкин. Ачык һавадагы шәһәр-музей, ил "энҗе"се һәм ЮНЭСКО объекты булган Хайан су төбенә киткән. Бу хакта “Вести.ру” хәбәр итә.

"Дарет" тайфуны борынгы сәүдә рәтләрен дә, храм хәрәбәләрен дә "кызганмаган", дип җиткерә "Россия 24" телеканалы.

Борынгы Хайана шәһәре — данлыклы туристик үзәк, биредә яңгырлар вакытында да ял итүчеләр күп. Хәзер коткаручылар кешеләрне аннан көймәләрдә чыгара. Һәлак булучылар саны 50гә җиткән. Диңгез өермәсе бигрәк тә Вьетнамның үзәк өлешенә туры килгән. Йөзләрчә йорт җимерелгән, электр белән өзеклекләр килеп чыккан.

Җилнең тизлеге сәгатенә 90 километрга җиткән. 40 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы җирләре су астында калган. 30 километрда тимер юл челтәре дә су астында. Россия туристларының популяр курортларының берсе - Нячанг та зыян күргән.

Фаҗига эпиүзәгеннән 500 километрда булган Дананг бу айда үзендә АТЭС саммитын кабул итә. Әлеге очрашуга хөкүмәт әзерләнеп өлгерә алырмы, дигән сорау тора биредә.