Түбән Камада җиңел машина юл кырыена төшеп киткән

Беренчел мәгълүматлар буенча машина йөртүчесе исерек хәлдә булган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел машина юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына бүген 11.57 сәгатьтә килә.

Шаһитлар Түбән Кама-Чистай юлында машинаның кюветта булуын хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча машина йөртүчесе исерек хәлдә булган.