Лениногорск районында чит ил машинасы 39 яшьлек җәяүлене таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург трассасының 165нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лениногорск районында чит ил машинасы 39 яшьлек җәяүлене таптаткан, дип хәбәр итә «Шешминская Новь».

Кичә 27 яшьлек Казан кешесе идарә иткән «Тойота Камри» автомобиле юл буйлап машинага каршы килүче 39 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл һәлакәте  Казан-Оренбург трассасының 165нче чакрымында булган.

Юл һәлакәте аркасында  алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук һәлак булган. Аның киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.