Bell-407 вертолеты һәлакәткә очраган урыннан фотолар пәйда булды

Һәлакәт «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте янында килеп чыккан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Bell-407 вертолеты һәлакәткә очраган урыннан фотолар пәйда булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: Бүген иртән «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте янында Самарага юл тоткан вертолет һәлакәткә юлыгу аркасында, пилотның гомере өзелә.