Башкортстаннан Алена Клименко 44 кешенең гомерен өзгән «Дамри» тайфуны шаһиты булган

Кешеләрне башка кунакханәләргә күчергәннәр; Россия туристлары ял иткән кайбер кунакханәләр утсыз һәм сусыз калган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә яшәүче Алена Клименко Вьетнамга 31 октябрьдә килә һәм Нячанг шәһәрендәге бер кунакханәгә урнаша. 4 ноябрьдә иртәнге 4ләр тирәсендә аның ишегенә кунакханә хезмәткәрләре шакый һәм тиз арада аска төшәргә куша, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

«Давыл хакында кисәтмәделәр, әмма берәү дә мондый хәл булыр дип уйламады, - диде Алена Клименко. - Урамда көчле җил төбе-тамыры белән өзгән пальмалар очып йөрде. Кайбер кунаклар лифтта бикләнеп калды. Агач ботаклары тәрәзәдән бүлмәгә очып керде. Коточкыч күренеш».

Аның сүзләренчә, кешеләрне башка кунакханәләргә күчергәннәр. Россия туристлары ял иткән кайбер кунакханәләр утсыз һәм сусыз калган.

Хәзер Алена Клименко Вьетнамның башка шәһәрендә ял итә. Тайфун анда килеп җитмәгән.

Шунысын да искәртик: 4 ноябрьдә Вьетнамда «Дамри» тайфуны котырды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 44 кеше һәлак булган, 19ы хәбәрсез югалган, 40 меңнән артык кеше йорт-җирсез калган.