Казанда ике футбол кыры кадәр мәйданда кирпеч ватыклары чүплеге табылган

Юридик затка карата ике маддә буенча беркетмә төзелгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында экологлар кирпеч калдыклары чүплеген тапкан. Бу участок Себер тракты буенча урнашкан һәм сусаклагыч зона — Нокса елгасына кагыла.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре хәбәр иткәнчә, чүплек мәйданы 12 мең кв. метрдан артык, күләме 18 мең куб.метр тәшкил итә.

Юридик затка карата «Су объектының яр буе яклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану» һәм «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, күчереп йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яисә зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» маддәләре буенча беркетмәләр төзелде.