Казанда билгесез кешеләр автобуска аткан

Якынча нәтиҗәләре буенча автобуска пневматик пистолеттан атканнар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә 45нче маршрутта хәрәкәт итүче автобусның фотолары чыкты. Анда транспортның тәрәзәләре ватылганы күренә. Шаһитлар сүзләренчә, билгесез кешеләр Адмиралтия бистәсе тирәсендә транспортка аткан.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан Автотранспорт ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр иткәнчә, белгечнең якынча нәтиҗәләре буенча автобуска пневматик пистолеттан атканнар.

«Бу хәл белән полиция кызыксына. Автобус йөртүче полициягә гариза язган, хокук тәртибен саклаучыларга автобустагы видеокамера язмалары бирелгән», — диде Темляков.