Чаллыда яшәүче, танышларына ярдәм вәгъдә итеп, 2 млн 750 мең акча үзләштергән

Җинаятьче дүрт танышыннан җыйган акчаны үз ихтыяҗларына тоткан.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче танышларына бизнес үсешендә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итеп, 2,5 млн сумнан артык акчаларын үзләштергән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

«37 яшьлек ир, кертемнәргә алмаш хисабына, дүрт танышын табышлы эшне киңәйтүдә ярдәм итә алачагына ышандырган. Нәтиҗәдә, ярты ел дәвамында аңа 2 миллион 750 мең сум акча тапшырганнар. Аларны җинаятьче үзе теләгәнчә сарыф иткән», — дип сөйләделәр басмада.

Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылган. Аферистка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.