420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Мамадыш, 6 октябрь, «Татар-информ», "Нократ"). Кичә Мамадышта юл-транспорт һәлакәтендә көмәнле хатын-кыз һәм аның әнисе зыян күргән, дип яза җирле басма.
Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада 2110» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе юлда куркынычсыз дистанция сакламаган һәм алда баручы «Geely» автомобиленә килеп бәрелгән.
Һәлакәт урынныннан 19 яшьлек көмәнле хатын-кызны һәм аның 39 яшьлек әнисен хастаханәгә озатканнар, алар - хирургия бүлегендә.
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана һәм тикшерелә.