Чаллы коткаручылары адашкан гөмбә җыючыга урманнан чыгарга булышкан

Әлеге хәл Минзәлә районы Мияш авылы кешесе белән булган.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Чаллы коткаручылары адашкан гөмбә җыючыга урманнан чыгарга булышкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм телефон номерына Минзәлә районы Мияш авылыннан 68 яшьлек ир-атның урманда югалуы турында хәбәр керә. Көн үзәгендә ул, телефонын алмыйча, урманга гөмбә җыярга киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Чаллы коткару бүлеге хезмәткәрләре ир-атны Юрта урманчылыгының 121 нче квадратында табып, урманнан чыгарган.