Балык Бистәсе районында һәлакәттә зыян күргән хатын-кыз хастаханәдә һәлак булган

Юл-транспорт һаләкәтендә өч кешенең гомере өзелгән, тагын өчесенең сәламәтлегенә зыян килгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Балык Бистәсе районының Саескан тавы янында ике җиңел машина һәм «Сканиа» йөк машинасы бәрелешү аркасында зыян күргән хатын-кыз Республика клиник хастаханәсендә һәлак булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән Лилия Хәлимова.

«Хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә алып килделәр һәм шунда ук ул һәлак булды. Фаҗига урыныннан зыян күрүчеләрне республика медицина һәлакәтләр үзәге бригадасы алып киткән. Ике зыян күрүче – авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә, тагын бер бала, шулай ук авыр хәлдә, Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән», – дип сөйләде Лилия Хәлимова.

Искәртеп узыйк, «Татар-информ» агентлыгы Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән иде. «Митсубиси» машинасында ике ир-ат – 55 яшьлек йөртүче һәм 29 яшьлек пассажир ир-атның гомере урында ук өзелгән, «Дэу Джентра» автомобилендә өч өлкән яшьтәге кеше һәм өч яшьлек бала зыян күргән иде. Пассажирларның берсе – югарыда телгә алынган хатын-кыз хастаханәгә барып җиткәч һәлак булган.

Һәлакәт урынына Балык Бистәсе һәм Лаеш районарының табиб һәм фельдшер бригадасы ашыгыч медицина хезмәтләре килгән.

Юл-транспорт һәлакәте, беренчел фаразлар буенча, «Митсубиси» машинасының каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы аркасында булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.