420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Октябрьнең 5 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда кешеләргә шәхсән бәла-каза китергән 67 транспорт һәлакәте булган, шуларның 36сы – Казанда.
Аерым алганда, транспорт һәлакәтләрендә республикада 11 кешенең гомере фаҗигале төстә өзелгән, шул исәптән 3се аның башкаласында. Соңгы 5 көндә имгәнүче, җәрәхәтләнүчеләр саны – 83, Казанда – 38.
Әлеге белешмә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынды.