Казанда ике чит ил машинасы бәрелешкәндә, алты яшьлек малай зыян күргән

Авария Максимов һәм Лукин урамнары киселешендә булган.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Бүген Казанда ике чит ил машинасы бәрелешкәндә, алты яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

"Бүген иртән Авиатөзелеш районында юл-транспорт һәлакәте булды. Максимов һәм Лукин урамнары киселешендә ике "Шевроле" машинасы бәрелешкән", - дип сөйләделәр полициядә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер автомобильнең пассажиры – 6 яшьлек малай зыян күргән. Баланың терсәге җәрәхәтләнгән.