Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан биш катлы йорттан җиде кешене коткарган

Янгын Нурсолтан Назарбаев урамындагы 21нче йортның бер фатирында чыккан.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан биш катлы йорттан җиде кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Кичә Нурсолтан Назарбаев урамындагы 21нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.Әлеге йортта яшәүчеләр урынга килгән 1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләренә ут капкан фатирдан ике кешенең чыгуы хакында сөйләгән. Янгын сүндерүчеләр фатирга кергәч, 10 квадрат метр мәйданда мебель януына игътибар иткән һәм ут белән көрәшергә керешкән.Берничә минуттан соң аларга 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары күршедәге фатирлардан алты кешене урамга алып чыккан, бишенче катта яшәүче тагын бер кешене күтәргеч ярдәмендә эвакуацияләргә туры килгән.Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.