news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбе директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган

Тикшерү фаразы буенча, 167нче мәктәп җитәкчесе баланы мәктәпкә кертүне 25 мең сумга бәяләгән.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан мәктәбе директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 167нче мәктәп җитәкчесенә ата-ана мөрәҗәгать иткән һәм баланы беренче сыйныфка кабул итүне сораган. Җитәкче хатын-кыз мәктәпкә кабул итүне 25 мең сумга бәяләгән. Директорның «бәяләре» турында беренче сыйныф укучысының әти-әнисе полициягә хәбәр иткән.

2 июльдә акча алган вакытта җитәкче хатын-кыз тоткарлана. «Ришвәт алу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

«Шикләнелүче җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган. Тикшерү вакытында ул өй арестында булачак», - диде Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100