news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш көн элек Казан янында Идел елгасында югалган балыкчының мәетен тапканнар

72 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм элемтәгә чыгудан туктаган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Биш көн элек Казан янында Идел елгасында балыкчы югалган булган. Бүген аның мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ир-ат элемтәгә чыгудан туктагач, балыкчының туганнары 112 бердәм номеры буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Кичә 18.10 сәгатьтә Казанның 2нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары Займище бистәсендә Идел буенда югалган балыкчының автомобилен табып алган, бистәдә яшәүчеләр исә яр буендагы камышлыкта ир-атның мәетенә юлыккан.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100