news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада давыл вакытында бер сыерны ток суккан, агачлар ауган, морҗалар җимерелгән

Көчле җил «Ашытбаш» ширкәтенең гаражы һәм фермасының түбәсен өлешчә кубарып аткан.

Арчада давыл вакытында бер сыерны ток суккан, агачлар ауган, морҗалар җимерелгән
arskmedia.ru

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Арча-информ», Румия Надршина)). Арчада көчле давыл агачларны аударган, морҗаларны җимергән, зиратка зыян салган, шулай ук бер сыерны ток сугып үтергән. Бу хакта район басмасы яза.

«Давыл байтак кына фермалар, гаражларның түбәләрен алып атты», — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин.

Мөндеш фермасының («Кырлай» ширкәте), Апаз («Ватан»), Шурабаш, Байкал авылларындагы ике ферманың («Заря» агрофирмасы), Ашытбаш, Акчишмә («Ашытбаш» ширкәте), Шекә («Северный» хуҗалыгы), Курса-Почмак, Иске Му, Сеҗе авылларындагы фермаларның («Ак барс» агрокомплексы») түбәләренә өлешчә зыян килдегән.

«Акчишмәдә шәхси хуҗалыкка зыян килсә, Ашытбашта «Ашытбаш» ширкәтенең гараж һәм ферманың түбәсен өлешчә кубарып атты, — ди Акчишмә авылы кергән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. 

«Иң зур зыян безнең җирлеккә килгәндер. Зыянның катысы Шекә, Шушмабаш авылларына эләкте. Шекәдә су буендагы борынгы талларны сузып салды. Авылда зур агачлар авып, электр чыбыгы өзелеп, бер сыерны ток сугып үтерде. Хәкимовлар хуҗалыгына зыян килде. Ярый әле сыерларын иминиятләгән булганнар», — дип сөйләде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100